news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самат Нәбиуллин: «Сәхнәдә булган бу 4 ел эчендә мин үземне яңадан җыйдым»

«Чулпан» мәдәният үзәгендә Самат Нәбиуллинның концерты булды. «Интертат» хәбәрчесе чарада булып кайтты.

news_top
Самат Нәбиуллин: «Сәхнәдә булган бу 4 ел эчендә мин үземне яңадан җыйдым»
Фото: «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Самат Нәбиуллинның репертуары белән бик якыннан танышмын дип әйтә алмыйм, әмма «Димәк мин әле сөям», «Әниле булып яшик», «Вәгъдәләр бирмә» кебек җырларын ишетеп беләм. Бу җырчының татар эстрадасына әле күптән түгел генә килүе белән бәйледер.

Концерт программасының атамасы да кызык – «Трансформация 4.0». Бу сүз «тирән үзгәрешләр» дигәнне аңлата. Мөгаен, Саматның 40 яшендә бар көчен җыеп, тәвәкәлләп Казанда концерт куюы – тормышында бер зур борылыш, үзгәреш булып торадыр.

Концертларга күп йөргән кеше буларак, мин беренче чиратта сәхнәдәге утлар куелышына игътибар итәм, чөнки рәхәтләнеп җырчының йөзенә карап утыру һәм утларның җемелдәвеннән күзне дә ача алмау – тамашачыда төрле хисләр уята. Биредә утлар белән барысы да әйбәт, Самат төркемендәге музыкантлар да шәп иде. Әле өстәвенә, җырчының һәр чыгышында диярлек биючеләр дә катнашты. Сәхнәдә җырчы үзе генә булса да әйбәт, әмма биючеләр белән барыбер үзгә тулы «картина» туа.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Хәзер җырчылар арасында барлык уй-фикерләрен яздырып, шуннан видео ясап, тамашачыга күрсәтү модага кереп китте. Концертның беренче өлеше өзлексез булганга, Самат та кунакларын шулай «сәламләде».

«Сәхнәдә булган бу 4 ел эчендә мин үземне яңадан җыйдым, үзгәрдем. Һәм бүген сез үзгәрешләр кичергән Самат Нәбиуллин белән танышачаксыз. Эстрадага соңлап килгән Самат быел үзенең 40 нчы яшен каршы алды. Ә бүген сезнең өчен «Трансформация 4.0» дип исемләнгән яңа программаны тәкъдим итәм», – диелде видеода.

«Самат концертына килмичә ярамый, тиздән отчетлар вакыты җитә»

Башкалардан аермалы буларак, Самат концертын үзе башламады, ә «руль»не биючеләренә тапшырды. Аннары исә, җырчы тамашачыларга үзенең дәртле җырларын бүләк итте.

Зал шыгрым тулы иде, тамашачылар арасында нинди районнан гына килүче юк булып чыкты. Залга керер алдыннан, билет күрсәтергә чиратта басып торганда, берничә ханымның «Самат концертына килмичә ярамый, тиздән отчетлар вакыты җитә», –дигәннәрен ишетеп сәерсенеп калган идем. Бу җырчының коллегалары булып чыкты.

Самат Нәбиуллин җырлап кына йөрми бит, аның төп эше – балаларны күңелле лагерь яллары белән тәэмин итү. Шуңадыр, сәхнәгә чыгып, җырчыга бүләк тапшыручыларның, матур сүзләр әйтүчеләрнең күбесе – төрле районнардан килгән хезмәттәшләре иде. Араларында иҗатташ дуслары – Алия Мөбәрәкова, Гөлүс Хәбибрахманов һәм башкалар да бар иде.

Гөлүс Саматка бүләккә «шешәләр» алып килгән иде.

«Мин монда бик күп шешәләр алып килдем. Юк, син уйлаган шешәләр түгел бу, анда майлар-ниләр.

Саматның ике начар ягы бар. Беренчедән, ул беркайчан да «юк» дия белми, нәрсә генә сорасаң да: «Әйе-әйе, эшлибез», – ди. Икенчедән, ул – артык тырыш егет. Дустым, шушы тырышлыгың нәтиҗәсендә, син хәзер нинди матур залның сәхнәсендә басып торасың. Синең тырышлыгың аркасында, сине яраткан тамашачың залда утыра.

Тагын да шушындый сәхнәләрдә эшләргә насыйп булсын. Кирәк вакытта без дә сиңа терәк булырбыз», – диде ул.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Концертта Саматның якташы – Илгәрәй, дуслары Гөлнара Тимерҗанова, Тимерхан Мөхәммәтҗанов һәм башка артистлар да катнашты. Ни әйтсәгез дә, концертта төп җырчыдан кала, тагын берничә артист булса, әйбәтрәк. Андый концерт программасы ялыктырмый, туйдырмый.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Самат Нәбиуллин иҗат юлын ничек башлап җибәрүе турында да сөйләде.

«Һәр начарның бер яхшысы була, диләр. Бу ковид вакыты иде. Бөтен дөньяның өсте аска килгәндә, минем дә башымда «шуруплар» әйләнде – җыр яздырырга булдым. Яздырдым да, радиога бирдем, аннары шулай икенчесе, өченчесе китте, бүген инде күпме вакыт үткәч, каршыгызда басып торам.

Хәзеп күп җырчылар мәхәббәт турында җырлый. Без дә тема өстендә озак уйлап тормадык, беренче җырны мәхәббәткә багышладык», – диде ул.

Самат Нәбиуллин үзенең гаиләсен саклый алмавын да әйтеп үтте. Әмма сикәлтәле вакытлар ныгыта, яшәргә көч бирә, дип әйтте җырчы.

Фото: © «Интертат», Фирүзә Гыйниятова

Җырчының репертуары чуар – төрле темаларга, тиз һәм салмак җырлары бар. Миңа аеруча Саматның «Каршыма килгән идең» җырын башкаруы ошады. Бу җырны Әлфинә Әзһәмова башкаруында күпләрегез беләдер, ул тиз җырлана торган, «дискәтичный» итеп истә калган, ә менә Самат аны тоткан да «салмаклаткан». Җыр бөтенләй башка яңгырашта.

Һәр җырчыда диярлек «әни» темасына җырлар бар. Самат «Әниле булып яшик» җырын башкаргач, залда утырган әти-әнисе янына төште, иң кадерле кешесенә кызыл роза чәчәкләре бүләк итте. Каушап бераз җыр сүзләрен дә онытты әле.

Дүрт ел эчендә репертуары өстендә эшләп, Казанда тулы зал җыя алган Саматка – «Афәрин». Җырчыга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар