Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәмәрканд хәлвәсе рецепты

news_top_970_100
Сәмәрканд хәлвәсе рецепты
Фото: Freepik.com

«Сәмәрканд хәлвәсе» буларак таныш әлеге татлы ризык сөтле ширбәтне хәтерләтә, дип яза «Атна вакыйгалары» газетасы.

Үзбәкчә хәлвә ясау өчен кирәк: 150 г су, 300 г шикәр комы, 100 г ак май, 200 г коры сөт (порошок кебек) һәм чикләвекләр.

Бу хәлвәне әзерләү бик җиңел. Башта су һәм шикәрдән сироп кайнаталар. Әгәр кашык белән алгач, сироп сузылып акса яки салкын суга тамызгач, аңардан йомшак йомгак әвәләп булса, димәк, ул әзер. Шуннан соң вакытны сузмыйча сиропка ак май кушарга һәм коры сөт порошогын әз-әзләп салып бутарга (әгәр коры сөтне берьюлы салсаң, сиропта төерләр хасил булырга мөмкин).

Коры сөт кушкач, масса куера. Аны катыру өчен тиз генә берәр формага бушатырга кирәк. Мәсәлән, силикон формага, әгәр инде металл яки пыяла савытка салсаң, аңа азык-төлек пленкасы җәяргә киңәш ителә.

Хәлвәнең өстен тигезләгәч, үзегез яраткан чикләвекләрне сибәргә яки батырыбрак тезәргә була.

Берничә сәгать торгач, хәлвәне кисәкләргә бүлеп, чәй эчәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100