news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Шәмәрдәндә махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Шәһиевне соңгы юлга озатканнар

news_top
Шәмәрдәндә махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Шәһиевне соңгы юлга озатканнар
Фото: "Саба таңнары"

Кичә Саба районының Шәмәрдән авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Марат Шәһиев белән хушлашканнар.

Марат Шәһиев 18 гыйнварда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган. Махсус операция зонасына ул мобилизация буенча киткән. Маратка 29 яшь булган, өйләнмәгән. Әнисе Елена Владимировна һәм әтисе Илдус Фәрит улы Шәмәрдәндә яши.

Мәрхүм белән хушлашу мәрасименә Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, дин әһелләре, мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм авылдашлары җыелган.

Марат Илдус улы Шәһиев Ватанына тугры, намуслы солдат буларак хәтерләрдә мәңге сакланыр, дип яза «Саба таңнары» басмасы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар