8 сентябрьдә Самара шәһәр округының «Яктылык» татар мәктәбендә Россия халыклары телләре көнен бәйрәм итү кысаларында туган телгә багышланган символик һәйкәл ачылды. Бу турыда «Самар татарлары» сайтын хәбәр итә.
Әлеге истәлекле дата Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2025 елның ноябрендә гамәлгә куелган һәм шагыйрь Расул Гамзатовның туган көненә туры китерелгән, диелә бу хәбәрдә.