78 яшьлек пенсионер Таисия К. узган елда үтерелгән Самараның элеккеге мэры Виктор Тархов һәм аның хатыны милке белән мошенниклыкта гаепләнә. Бу хакта Тикшерү комитетында хәбәр итәләр, дип яза РЕН ТВ.
Таисия К. Дмитрий һәм Светлана Метревелиның туганы була. Май аенда бу кешеләргә карата Тарховны үтерү эше буенча гаепләү белдерелә.
«Гаепләнүче хатын үтерелгән ир белән хатынның оныгы һәм башка затлар белән сүз куешып эш итә, мошенниклык юлы белән мэр хатыны автомобилен кулга төшерә һәм аны 1 миллион сумнан артыкка сата», – диләр ведомствода.
Пенсионер хатынга өй аресты билгеләнгән. Ул күрсәтмәләр бирүдән баш тарта.
Хокук саклаучылар Самараның элеккеге мэры һәм аның хатынын үтерүне тикшерү эшен дәвам итә.
Билгеле булганча, 56 яшьлек Светлана Метревелига карата «Үтерүгә ярдәм итү» маддәсе буенча, ә аның 25 яшьлек туганнан туган энесе Дмитрийга карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Аларга карата гаепләүләр читтән торып белдерелгән, икесе дә халыкара эзләүгә игълан ителгән.
Тарховны 2024 елның декабрендә үз оныгы үтерә. Аларның югалуы турында гариза белән хокук саклау органнарына 31 гыйнварда Тарховның дусты мөрәҗәгать итә. Үтерү буенча җинаять эше кузгатыла. 5 февральдә, җинаятьтә шикләнеп, Тарховларның оныгы Екатеринаны тоткарлыйлар.
Самараның элеккеге мэрының оныгы яшәгән йорт подъездындагы камералар аның пластик савытлар алып чыгуын терки. 7 февральдә «Преображенка» чүп полигонында мәетләрне эзләү башлана, диелә хәбәрдә.