Самарадан Ринат һәм Гөлчирә Нуриевлар гаиләсе: «60 көн генә түгел, 60 ел үткән бит!»

Ринат һәм Гөлчирә Нуриевларның бергә гомер итүләренә – 60 ел!
«И-и, гомеркәй!
Аккан су кебек үтә дә китә:
Әле генә таң аткан була,
Инде кояш баер вакыт та җитә...»
60 ел гомер аз түгел: җәй артыннан уңдырышлы көзләре, карлы-буранлы кышлары, ямьле язлары сиздермичә генә үтеп тора. 60 көн генә түгел, 60 ел үткән бит! Инде олы яшьләренә җитүләренә карамастан, язмам геройлары бүген дә бик бәхетле пар, Аллаһыга шөкер. Үз аякларында йөреп, аек акыл белән фикер йөртеп, булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә?! Ләкин бу парга тулы бәхеттә яшәү өчен күпме сикәлтәле юллар үтәргә, гомер буе көнне төнгә ялгап зшләргә туры килгән!
Ринат 1942 елда Камышлы районының Бозбаш авылында Зиннәт бабай белән Минямал апа Нуриевларның беренче балалары булып дөньяга килә. Зиннәт бабай фин сугышыннан кайткач өйләнә. Кара күзле, озын толымлы Минямал сөйкемле генә түгел, уңган да, булган да хатын булып чыга. Мондый чибәркәйгә кемнең күзе төшмәс. Тик яшьләргә бәхеткә төренеп озак яшәргә туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана.
Ринатның бала чаклары, яшьлек еллары Бозбашта үтә. 7 нче сыйныфтан соң колхозда сабанчы булып эшли башлый, ә 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, тракторга утыра. Армиядә хезмәт иткәндә дә әти-әнисенә Мактау хатлары гына килеп тора. Шул елларда Нуриевлар гаиләсе Бозбаштан Яңа Ярмәккә күчеп китәләр.
Армия хезмәтендә чыныгып кайткан егет мәктәпкә физкультура укытучысы булып урнаша. Гөлчирә исемле Ярмәк сылуына күзе төшкән егет кызга тәкъдим ясый. Тыйнак кына туйлар ясап, гаилә корып җибәрәләр. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы уллары Альберт, Роберт һәм Руслан дөньяга аваз салалар. Альберт бик шук һәм чая бала булып үсә. Су керергә төшкәндә мәтеле балчыктан төрле-төрле уенчыклар ясый. Ләкин беркөн, су кергәндә, әйләнмәгә эләгеп су төбенә китә һәм йөзеп чыга алмый. Югыйсә, бик оста йөзә белгән бала иде бит. Гомере бетүгә сәбәп булгандыр инде... (искә алуыбыз дога булып барсын иде, Аллаһым. Амин).
Чыганак: Самараның «Бердәмлек» газетасы, Рузалия Гафурова