news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарадагы «Яктылык» мәктәбе 3–5 яшьлек балаларны иртә үсеш үзәгенә чакыра

news_top

Самара шәһәрендәге «Яктылык» мәктәбе 3–5 яшьлек балаларны «Иртә үсеш үзәге»нә укырга чакыра. Биредә балалар белән тәҗрибәле педагоглар шөгыльләнәчәк. Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.

Үзәк программасына сөйләм һәм вак моториканы үстерү, татар теле белән уен формасында танышу, рәсем ясау, әвәләү һәм аппликация ясау кебек иҗади дәресләр керә. Шулай ук балалар логик уеннар уйнаячак һәм мәктәпкә әзерләнәчәк.

Дәресләр һәр шимбә көнне 10:00–12:00 сәгатьләрдә уза. Беренче дәрес 3 октябрьдә була. Язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өчен 8-846-995-08-69 телефонына шалтыратырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар