Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарадагы мәчетнең аена суккан яшен үзе дә ярымай рәвешенә кергән

news_top_970_100

Самара татарларының «Бердәмлек» газетасында Венера Галимованың «Ярымай мәчетне саклап калды» дигән язмасы чыкты.

Яз башында яңгы­ра­ган яшеннәр, күк күк­рәүләр кыш белән яз тарткалашудан, диләр ха­лыкта. 27 апрельдә Са­марада яшенле көчле яңгыр булды. Шәһәр өс­тендә берничә сәгать буе күк күкрәгән тавышлар яңгырап, яшеннәр ялт-йолт атып торды.

Социаль челтәрләрдә шун­да ук бер-бер артлы яшен яшьнәгән миз­гел­ләрне төшереп алган фотолар пәйда бул­ды.

Зубчаниновка бис­тәсендәге «Болгар мирасы» мә­чет­енең ярым­аена суккан яшен фотосы арада иң популяры булгандыр, мөгаен. Манара очына эләккән разряд үзе дә күктә ярымай формасын алган. Могҗизамы бу?

 Бу күренешне ниндидер бер могҗиза дип атамас идем. Чөнки бу очракта манара һәм ярым­ай яшен кайтаргыч ро­лен уйнаганнар. Элек авылларда яшен суккан мәчетләр янганны ишеткәнем булды. Бәхеткә, безнең мәчет бинасы да, кешеләр дә зыян күрмәде, Аллаһыга шөкер, — дип сөйли «Болгар мирасы» мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100