news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарада югалган 7 яшьлек кызны үтереп ташлаганнар

Кич белән уйнап йөргән урыннан югалган баланы төн буе эзләгәннәр.

news_top
Самарада югалган 7 яшьлек кызны үтереп ташлаганнар
20 июльдә Самарада югалган 7 яшьлек кызны тапканнар. Үтерү билгеләре булган бала мәете табылган, дип Самара буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Баланы полиция хезмәткәрләре, волонтерлар эзләгән. Мәетне 21 июль иртәсендә тапканнар. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, җомга көн кичендә кыз абыйсы белән урамда уйнап йөргән. Билгеле бер мизгелдә бала күз уңыннан югалган. Яшүсмер абыйсы сеңлесен тапмыйча, өйгә кайткан. Ул әти-әнисенә кызның югалуын әйткән.

Баланы төн буе эзләгәннәр. Шимбә иртәсендә кызның үтерелгән мәетен тапканнар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Соңрак Самара буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте нәни баланы үтерү буенча җинаять эше ачылуын хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар