Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада яшәүче хатын ярты ел буена акушер-гинеколог булып кыланган

Евгения йөкле хатынга консультацияләр бирә, үзенең баласы да авыру дип сөйли.

news_top_970_100
Самарада яшәүче хатын ярты ел буена акушер-гинеколог булып кыланган
https://pixabay.com

Самара шәһәрендә мошенник хатын ярты ел буена гинеколог булып кыланган, хәтта бала таптыруга кадәр барып җитә язган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты язды.

Евгения С. исемле хатын бик ышандырып сөйләшә, соңгы ун елда ул «ФСБшник», табиб-гинеколог, мәгариф министрлыгында эшләр «хәл итүче», риелтор — тагын әллә кемнәр булып бетә. Итәкле Остап Бендер 11 миллион чамасы зыня китерә.

Андрей исемле ир-ат Евгения белән танышканда алар бергә автосалонда эшли. Аннары Андрей башка урынга күчә, алар аралашуны дәвам итә. Андрейның хатыны балага узгач, поликлиникадагы табибка ышанмавын әйтә. Шул чакта ир Евгенияне искә төшерә. Евгения үзенең гинеколог дипломы булуын, тик акча эшләр өчен автосалонга урнашуын әйткән була. Шулай итеп алар «таныш гинеколог» эзләп, Евгениянең кармагына барып кабалар.

«Мин аның табиб булмавында шикләнмәдем дә. Сорауларыма белдекле итеп җавап бирде, анализлар язды, витаминнар эчәргә кушты», — ди Андрейның хатыны Елена.

Башта ул акчасыз гына консультация бирә, аннары булачак әти белән әни «гинекологка» түли башлыйлар. Ә августта Елена поликлиникага шалтырата һәм Евгениянең биредә эшләмәвен ачыклый. Бу вакытта ала ялган гинекологка шактый акча биргән инде. Евгения үзенең кызы авыруын әйтә, шуңа күрә Андрей белән Елена аңа 600 мең сум бирә. Поликлиникада андый гинеколог эшләмәгәнен аңлагач, ир белән хатын танышларының баласы авыру турында сүз дә ялган дип шикләнәләр. Полиция ачыклаганча, Евгениянең кызы чыннан да авырган, ләкин аңа акча кирәк булмаган. Евгения бу акчаны үзе тоткан.

Шушы ук Евгения Самара өлкәсендәге Рощинский бистәсендә яшәүчеләргә фатир белән проблемаларын хәл итәргә ышандыра, алардан да акча җыя. Шулай итеп ул 11 миллион сум чамасы акча үзләштерә.

Аны моңа кадәр дә мошенниклык өчен хөкем иткән булганнар. Ул Самара гарнизон судында «эшләр хәл иткән» өчен шактый акча алган булган. Хәзер ул кабат тикшерү астында, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100