Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада яшәүче кызны танышулар сайтыннан табышкан сөйгән егете вәхшиләрчә үтергән

news_top_970_100
Самарада яшәүче кызны танышулар сайтыннан табышкан сөйгән егете вәхшиләрчә үтергән
https://ru.freepik.com/

Самарада гыйшык уеннары дип алдап, егет таныш кызын вәхшиләрчә үтергән. Кызның мәетен тулай торактагы бүлмәдә тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

21 яшьлек Аленаның мәетен былтыр 26 июньдә аяк-куллары бәйләнгән килеш табалар. Ул тулай торакта үзе яши торган бүлмәдә була. Әлеге җинаятьне Аленаның йөргән егете - 26 яшьлек Евгений кылган дип фаразлыйлар.

Евгения Волчанка авылында яши. Ул Алена белән танышулар сайты аша таныша. Башта хат язышалар, аннары очрашып йөриләр. Алена ниһаять сөйгән ярын таптым дип сөенә.

Дус кызы сүзләренчә, парикмахерскаяда арт-директор булып эшләүче Алена Евгений хакына кашларына һәм иреннәренә татуаж ясата, туганнары белән таныштырырга җыена, зур хыяллар кора. Бер ай очрашып йөргән килеш, кыз шундый хисләр кичерә.

«Ул үзен сәер тотты, беркая алып бармады, кызыксынмады да, аның бүлмәсенә килеп утыра да телевизор карый, эштә ардым дип сөйли. Аннары Алена аның башка бер кеше белән хат язышуын да күрә. Алар талашалар», - ди Аленаның танышлары.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Евгенийга акча кирәк булган. Ул Алена белән очрашып йөреп, кызны өйрәнгән. 24 июньдә бирегә соңгы тапкыр килгән. Гыйшык уеннары алдыннан ул кызны хәрәкәтләнә алмый торган итеп бәйләп куйган.

«Ул кызны алдап, бәйләп куйган. Аннары буа башлаган, муенына кадаган. Кыз үлгән, Евгений аның документларын һәм әйберләрен, банк карталарын, акчаларын урлаган», - дигән тикшерүчеләр.

Евгений Аленаның банк карталарыннан акчаларын үзенә күчергән.

Алена эшкә чыкмагач, хезмәттәшләре чаң суга башлый һәм Аленаны 26 июньдә табалар. Евгенийны кулга алалар. Якын арада суд аңа карата хөкем карары чыгарачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100