news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарада шәхси йорт шартлаган, ике кеше үлгән

Янгынны бик тиз сүндергәннәр.

news_top
Самарада шәхси йорт шартлаган, ике кеше үлгән

Бүген Самарада шәхси торак йортта шартлау булган. Ике кеше үлгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, шартлау Самараның Железнодорожный районында булган. Ике катлы йортта янгынны бик тиз сүндергәннәр. Корылма тулысынча җимерелгән.

Шартлауда ике кеше һәлак булган. Аларның шәхесләрен билгелиләр. Гадәттән тыш вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар