6 декабрьдә Самараның «Чайка» мәдәният йортында Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиевне искә алу кичәсе узачак. «Җырлата да елата» дип исемләнгән чара 15:00 сәгатьтә башлана. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.
«Ялкынлы яшьлек» татар халык җыр-бию һәм шигърият ансамбленең концерт программасына күренекле музыкант һәм композиторның автор җырлары кертелгән.
Кичәдә шулай ук якташыбызның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләячәкләр. Рөстәм Вәлиев иҗат юлын Куйбышев шәһәрендә, «Ялкынлы яшьлек» ансамблендә баянчы булып башлаган, диелә хәбәрдә.
Чара «Чайка» мәдәният йортында (Управленческий бистәсе, Сергей Лазо урамы, 21нче йорт) узачак.