Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада Макеевкадагы атышта һәлак булган подполковникны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Самарада Макеевкадагы атышта һәлак булган подполковникны соңгы юлга озаттылар
www.samara.kp.ru

Самара өлкәсендә яшәүчеләр 9 гыйнварда Макеевкадагы (ДНР) атышта һәлак булган хәрби якташлары белән хушлашты. Һәлак булган геройлар арасында полк командиры урынбасары, подполковник Алексей Бачурин да бар. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Аның белән хушлашу Офицерлар йортында булды. Хәрбине соңгы юлга озатырга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре һәм өлкә хакимияте вәкилләре килгән. Алексей Бачуринның якыннарына мөрәҗәгать итеп, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров геройның һәлак булуын зур хәсрәт дип атады.

«Алексей Бачурин хәрби антына һәм Ватаныбызга ахыргача тугры калды. Ул ахырга кадәр үз солдатлары белән булды, гомеренең соңгы мизгелләренә хәтле офицер бурычын үтәде. Аның истәлеген йөрәкләребездә, хәрби частьтә һәм Самара җирендә сакларбыз. Геройга мәңгелек дан», – диде Дмитрий Азаров.

Алексей Бачуринның хезмәттәшләре аны һәр минутта ярдәмгә килергә әзер булган чын, тугры иптәш буларак искә ала. Ул куелган бурычларны намус белән үтәгән, үсеп килүче буынга чын үрнәк булган һәм шулай булып калачак та.

«Бу – бик авыр югалту. Бары тик дөрес эш өчен һәлак булуы гына бу кайгыны кичерергә ярдәм итә. 1945 елда фашизмны җиңгән бабаларыбыз кебек, Алексей Бачурин да безнең балаларыбызга үрнәк. Россия офицерына мәңгелек дан», – дип сөйләде Самара өлкәсенең хәрби комиссары Алексей Вдовин.

Алексей Бачурин яхшы гаилә башлыгы да булган. Ул – яхшы ир, кайгыртучан, бала җанлы әти, ышанычлы иптәш тә.

«Ул безгә җитмәячәк. Әмма балаларны аның белән горурланырлык лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә вәгъдә итәбез. Зинһар, бер-берегезне саклагыз һәм яратыгыз, бу тормыштагы һәр мизгелнең кадерен белегез», – диде һәлак булган хәрбинең хатынының апасы Надежда Кругликова.

Россия Президенты указы белән 2023 елның 4 гыйнварында Алексей Бачурин, вафатыннан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнә. Ул әлеге бүләкне хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән фидакарьлеге һәм батырлыгы өчен алган. Төбәк башлыгы орденны геройның тол хатыны Людмила Бачуринага тапшырды.

Пестравск районында ике хәрби җирләнде – Александр Андросов һәм Асхат Асимов. Асхат Асимов – казах милләтеннән.

Самара өлкәсе хәрби комиссары Алексей Вдовинга «Макеевкада зыян күрүчеләрнең исемлеге ни өчен басылып чыкмый» дигән сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Ул бу сорауга җавап биргән.

«Исемлекләр чыкмаячак. Беренчедән, бу – шәхси мәгълүмат. Икенчедән, бу, әлбәттә, чит ил разведкасы өчен хәрбиләрнең туганнарына карата мәгълүмати чаралар уздыру өчен эш булып тора. Ә бу – катгый тыелган.

Хәрби комиссариатларда булган мәгълүмат хәрби хезмәткәр гаиләсе әгъзалары мөрәҗәгать иткәндә шәхсән яки комиссариат хезмәткәрләренә хәбәр итеп җиткерелә», – диде Алексей Вдовин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100