Бүген Самараның Киров базарында янгын мәйданы 1 мең квадрат метрга җиткән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
«Янгын Киров базарының 1 мең квадрат метрына таралды», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.
Һәлак булучылар юк. Янгынны 80 кеше 23 берәмлек техника ярдәмендә сүндерә. Янгын поезды җәлеп ителгән.