news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарада бик бай әби ярты миллиардыннан колак каккан, ул моны халыкка чыгарырга теләми

news_top
Самарада бик бай әби ярты миллиардыннан колак каккан, ул моны халыкка чыгарырга теләми
Фото: © «SHOT» телеграм-каналы

Самара өлкәсе Үсеш корпорациясенең элеккеге башлыгын мошенниклар алдаган, алар пенсионерның ярты миллиард сумга якын диярлек акчасын үзләштергән. Пенсионер рекордлы суммадан колак каккан – 430 миллион сум.

«SHOT» каналы мәгълүматлары буенча, Самарада яшәүче Ольга Серовага 71 яшь. «ВТБ» банкы офисларының берсендә ул 350 миллион сум һәм 800 мең доллар (79,8 миллион сум тирәсе) алган һәм телефоннан шалтыратучыларга биргән. Ул җибәргән сумма – мошенниклар телефон аша урлаган иң эре суммаларның берсе.

Банк хезмәткәрләре гадәти булмаган бу хәлгә игътибар иткәннәр һәм берничә көн дәвамында клиентканы акчаларын алмаска күндерергә тырышканнар. Әмма бераздан аңа акчаларын бирергә мәҗбүр булганнар.

Серова үзе булган хәлне халыкка чыгарырга теләми, ул «SHOT» каналы хәбәрчесенә бу турыда сөйләүдән баш тарткан.

Ольга Серова – Самара өлкәсе Үсеш корпорациясенең элеккеге җитәкчесе һәм элеккеге губернатор Владимир Артяковның ярдәмчесе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар