Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада балалар бакчасында нәни малайның күкрәк читлеген сындырганнар

news_top_970_100

Самарадагы балалар бакчаларының берсендә 4 яшьлек малайның күкрәк читлеген сындырганнар. Баланың анасы гаделлекне табарга, гаеплеләрне җәзага тартуга ирешергә тырыша. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әни кеше сүзләренчә, ул балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм башка ата-аналарның каршылыгына очраган. 
Нәни В. бакчага бер ел чамасы рәхәтләнеп йөри. Ләкин бер мизгелдә аңа караш үзгәрә. «Мин ата-аналар комитеты җитәкчесе идем. Артык акча җыюга гел каршы чыктым. Кыштан башлап минем балам тәрбиячеләрнең берсенә зарлана башлады, аның белән дорфа кылануларын әйтте, баланың тәнендә күгәргән урыннар барлыкка килә башлады. Мин бакча җитәкчесенә мөрәҗәгать иттем. Ул: «бу сезнең шәхси яратмавыгыз», диде», – ди әни кеше.

27 майда В. өйгә елап кайта. «Ул яхшылап аңлата алмады, эче авыртуын әйтте. Нидер ашаган дип уйладык. Ял көннәрен диванда ятып уздырды, гадәттә ул бик актив бала иде. Вирус микән дип шикләндек. 30 майда тагын бакчага илттек. Улым елады, бара алмавын әйтте. Кич белән тынычланды, тыныч уеннар уйнап утырды. Төнлә җәһәннәм газабы башланды. Бала бәргәләнде, йоклый алмады, елады, күкрәген тотты», – ди әни кеше.

Баланы ата-анасы карагач, күкрәгендә шешкән урын булуын күреп алалар. «Сишәмбе көнне иртән мин тәрбиячегә яздым, В.ның күкрәге авыртуга зарлануын әйттем. Ул шунда ук җомга көнне травма булуын, баланың күкрәгенә бер кыз сугуын әйтте. Улым аңа да зарланган булган. Ләкин тәрбияче ярдәм күрсәтмәгән, безгә дә берни әйтмәгән. Ял көннәрендә бу хәлне яшереп булыр дип уйлаган?» – ди әни кеше.

Әти-әнисе баланы хастаханәгә алып бара. Рентген снимоклары аның күкрәк читлеге сынуын күрсәтә. Әни кеше бакча җитәкчесенә зарлана. Ләкин аңлау тапмый. 

«Башта травмпункт белешмәсе ялган дип әйтмәкче булдылар, аннары бу турыда беркая да хәбәр итмәскә сорадылар. Аннары тәрбиячеләр башка ата-аналардан имза җыя башлады. Имеш, мин һәм минем балам адекват түгел, улым психик авыру, бөтенесен кыйный һ.б. Ә бит ул башка балалар белән яхшы аралаша, төркемдә дуслары да бар. Гафу үтенәсе урынга, алар мыскыл итә тотынды», – ди әни кеше.

Хәзер В. бакчага йөрми, аны табиблар күзәтә. Әни кеше полициягә гариза язган. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100