Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада баганага бәрелгән машина берничә өлешкә өзелгән, ике кеше үлгән - видео

Депутат фикеренчә, юлны сыйфатлы итеп төзәтмәү нәтиҗәсендә, фаҗига килеп чыккан.

news_top_970_100
Самарада баганага бәрелгән машина берничә өлешкә өзелгән, ике кеше үлгән - видео

7 ноябрьдә Самараның Киров районында коточкыч юл һәлакәте була. 2000 елда туган егет идарә итә торган Land Rover машинасы юл кырыена төшеп китә һәм баганага бәрелә. «Вести» каналы шул кадрларны күрсәтте.

Видеода күренгәнчә, автомобиль уртага өзелгән диярлек. Машина салонындагы ике кеше ашыгыч ярдәм килгәнче үк вафат була.

Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн әлеге фаҗига турында үз версиясен аңлаткан. Ул биредәге юл хезмәте вәкилләрен гаепли.

 «Фаҗига Демократия урамында булган. Бу урынны өлкә буенча Транспорт министрлыгы 2018 елгы чемпионат алдыннан төзекләндергән. Ремонт сыйфатсыз булу сәбәпле, юлда тирән буразналар барлыкка килгән. Моны видеодан күреп була. Менә шул тирән буразналар фаҗигагә китергән инде», — ди депутат.

Хинштейн сүзләренчә, ЮХИДИ бу участокны төзәтүне таләп итеп төбәк хакимиятенә мөрәҗәгать юллаган булган, тик тиешле чаралар кабул ителмәгән, диелә хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100