Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада бабай белән әбине пычак кадап үтергәннәр, әбинең башын кисеп алганнар

Җинаятьтә шикләнелүче 40 яшьлек ир-ат туганнарын үтергәннән соң, Санкт-Петербургка китеп барган.

news_top_970_100
Самарада бабай белән әбине пычак кадап үтергәннәр, әбинең башын кисеп алганнар
Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Самара шәһәрендә олы яшьтәге ир белән хатынны үтергәннәр. 85 яшьлек Александр К. һәм аның 72 яшьлек хатыны Татьянаның мәсхәрәләнгән мәетләрен фатир эчендә тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фатирдан берничә көн сасы ис чыгып торгач, күршеләре 31 августта полициягә мөрәҗәгать итә. Белгечләр ишекне ватып ачып кергәч, коточкыч картинага тап була.

«Фатирда ике мәет табылды. Ир-атның мәетендә пычак кадаган эзләр күп иде. Хатын-кызны берничә тапкыр яралаганнар, аның уң кулы һәм башы ампутацияләнгән», — дип сөйләгән «КП-Самара» сайтының үз чыганагы.

Экспертлар фаразлаганча, бу кешеләр 4-5 көн элек үтерелгән. Фаҗига урынында тикшерү төркеме эшләгән. Алар мәрхүмнәр белән 40 яшьлек уллары Давид яшәвен ачыклаган. Ул берничә тапкыр психиатрия хастаханәсендә дәваланган, талау өчен хөкем ителгән булган.

«Аның турында бөтен ишегалды сөйләшә инде. Аны наркоман буларак та беләләр, наркологта хисапта да торган. Аңа Грузияме, Әрманстанмы — кайдадыр мирас калдырганнар, дип сөйлиләр. Бөтен кеше шакката — беркемгә дә мирас калдырганын ишеткән юк, моңа калдырганнар», — дип сөйли күрше хатын.

Мәрхүмнәр турында ул бары яхшы сүзләр генә әйтә. «Мәрхәмәтле кешеләр иде. Бабай яхшы иде, Давидның анасын да күпләр белә — ул базарда сата иде», — ди күрше.

Тикшерүчеләр Давидтан шикләнә башлый. Ул ата-анасы белән тату булмаган, гел талашкан. Ләкин аны тоткарлый алмаганнар, ул үзе дә юкка чыккан. Аны федераль эзләүгә бирәләр. Аннары Төньяк башкаладан хәбәр килгән.

3 сентябрьдә төнлә белән Санкт-Петербургтагы бер автобус паркында низаг турында хәбәр килде. Аны билгесез кеше оештырган. Шунда тикшерүчеләр барган. Җәнҗал чыгарган ир-атны полициягә китергәннәр. Бу — Самарада эзләнә торган Давид булып чыккан.

«Үтерү» маддәсе буенча җинаять эшен тикшерү бара. 4 сентябрьдә бу кешене Самарага кайтарганнар. Аңа гаепләү белдерелгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче кеше 25-31 август көннәрендә үз яши торган фатирда әтисенә кимендә ун тапкыр пычак кадый, әнисенә дә чама белән шул кадәр тапкыр суга, аннары әнисенең башын пычак белән кисеп ала», диелә ведомство хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100