Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самарада атыш: Этләр белән бергә хуҗаны да атканнар

Этләр чирүе кибеттән чыккан кешеләрнең пакетларын талап алган, узып баручыларга ташланган.

news_top_970_100
Самарада атыш: Этләр белән бергә хуҗаны да атканнар

Самарада джипка утырып килгән ир-атлар этләргә һәм аларның хуҗасына травматик коралдан аткан. Этләрне якларга маташкан инвалид ир-ат каргышлар яудырган. Бу вакыйганы шаһитлар видеога төшереп алган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Вакыйга 30 гыйнварда була. Биредә яшәүче Екатерина исемле хатын бу турыда социаль челтәрләрдә яза. Аның сүзләренчә, этләр джип артыннан өреп кала. Шуннан соң машинадан дүрт ир-ат чыга, этләргә аталар, хайваннарны якларга маташкан ир-атны яралыйлар.

Бу хатын «этләрне яклаган инвалид ир-ат аларның хуҗасы, хайваннарның ветеринария документлары бар», дип раслый. «Бу этләр беркайчан да беркемне дә тешләмәде. Алар кешеләр белән яхшы аралаша, социализацияләшкән. Яраланган эт бик мөлаем, аның кушаматы Лорд. Аның бер күзе күрми. Нинди һөҗүм турында сүз барсын?» — дип сөйләгән Екатерина КП_Самара басмасына.

Вакыйганың башка версияләре дә бар. Джиптагы ир-атлар хайваннарны агрессив дип әйтә. Аларның сүзләренчә, башта этләр чирүе кыз кешегә ташланган. Бу ир-атларның берсе кызны яклаган, аның үзен эт тешләгән. Шуннан соң бу ир-ат иптәшләрен ярдәмгә чакырган.

Социаль челтәр кулланучыларның бер өлеше бу версияне раслый. «Мин бу йортта яшим. Бу беренче очрак кына түгел. Бу этләр чирүе балаларны да тешләде, олыларны да. Кибеттән чыккан кешеләрнең пакетларын да талап алдылар», — дип яза биредә яшәүче хатын.

Якында гына яшәүче Алексей исемле ир-ат этләрдән зарлана. «Аена өч-дүрт тапкыр шушы чирү яныннан узам. Күптән күзәтәм аларны. Этләр — йортта яши дию — ялган. Алар гел урамда. Аларның кыяфәте дә сукбай этнеке кебек. Биш яшьлек бала белән анага ырылдауларын үзем күреп тордым, тешләмәкчеләр дә иде. Куарга туры килде», — ди ул.

Хокук саклау органнары бу вакыйга турында аңлатма биргән. Ике ир-ат та бер-берсенә карата шикаять язган. Медицина оешмаларыннан полициягә хәбәр килмәде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100