news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самарада 12 яшьлек кыз әнисенә һәм нәни сеңлесенә пычак кадаган, дип шикләнәләр

news_top
Самарада 12 яшьлек кыз әнисенә һәм нәни сеңлесенә пычак кадаган, дип шикләнәләр
https://samara.sledcom.ru/

Самара шәһәрендә 1982 елда туган хатын-кызга һәм аның 4 яшьлек кызына күп тапкыр пычак кадап яралау турында җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 10 августта Самара хастаханәсенә хатын-кызны һәм аның нәни кызын китерәләр. Ана белән баланы фатирда табалар. Алар бик авыр хәлдә була.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар җинаять урынын карый, дәлилләрне җыялар.

Якынча версия буенча, җинаятьне хатынның 12 яшьлек олы кызы эшләгән булуы ихтимал. Хәзер кызны полиция бүлегенә китергәннәр, аның белән психологлар эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар