Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара юлында коточкыч авариядә үлүчеләрнең балалары ятим калды

Өч автомобиль белән авариядә фура йөртүчесе генә исән, дүрт кеше һәлак булган.

news_top_970_100
Самара юлында коточкыч авариядә үлүчеләрнең балалары ятим калды
Самара өлкәсе буенча ЮХИДИ

2 сентябрьдә төнлә белән Самара өлкәсендә коточкыч юл һәлакәте була. М5 «Урал» юлының 915 нче километрында Toyota Celica, «Шевроле» һәм ярымприцеплы «Даф» фурасы бәрелешә. Дүрт кеше һәлак була, фураны йөртүче 33 яшьлек ир-ат исән кала. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сызрань районындагы авариядә авариядә «Шевроле» машинасын идарә итүче 1989 елгы ир-ат (31 яшь) һәм аның 1992 елда туган пассажиры (28 яшь), «Тойота» машинасын идарә итүче 1979 елда туган ир-ат (41 яшь) һәм 1983 елда туган пассажир хатын-кыз (37 яшь) һәлак булды, дип хәбәр итте Самара буенча ЮХИДИ.

Якынча версия буенча, «Шевроле» машинасы белән идарә итүче Сергей О. Сызрань ягыннан Тольяттига кайтып бара. 23.35 сәгатьтә ул каршы як полосага чыга һәм фурага бәрелә.

«Бәрелгәннән соң, җиңел машина каршыга килә торган „Тойота“ га килеп керә. Машина йөртүчеләре дә, аларның пассажирлары да урында үлә», — дип аңлатканнар төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Мәетләрне тимер арасыннан коткаручылар чыгара. 

Сергей бәхетле ир, яшь әти була. Аның нәни улы ятим калган. «Яхшы кеше иде, яхшы әти. Хатынын бик яратты. Ул хәзер бу хәлгә ышана да алмый әле. Авыр хәлдә. Бу — коточкыч, аларның барысының да балалары ятим калды», — дип сөйли таныш ир-ат.

Сергей белән машинада дусты Илья була, ул да яшь әти.

«Тойота»дагы кешеләр — Артем һәм Лидия, аларны Тольятти кешеләре яхшы белә.

«Лида башта риэлтор булып эшләде. Артем — „селикавод“, машиналар ремонтлый иде. Оста куллы кеше, авто өчен капотлар, башка әйберләр ясый иде. Алар дуслар булды, соңгы вакытта бергә яшиләр. Лиданың ике улы да Артемга яхшы мөнәсәбәттә иде», — дип сөйләгәннәр танышлар «КП-Самара» сайтына.

Хәзер Лиданың элеккеге ирен эзлиләр, балаларны аңа тапшырулары ихтимал, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100