Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара юлында коточкыч авариядә ике бала һәм аларның әти-әнисе, тагын бер кеше үлгән

«Лада Веста» машинасы BMW иномаркасы белән кара-каршы бәрелешкән.

news_top_970_100
Самара юлында коточкыч авариядә ике бала һәм аларның әти-әнисе, тагын бер кеше үлгән
Самара өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Самара-Волгоград трассасында авария вакытында биш кеше һәлак булган, тагын өч кеше имгәнгән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Полиция мәгълүматы буенча, авария бүген көндезге өч тирәсендә Безенчук районында була. Самара-Волгоград юлының беренче километрында Звезда бистәсе тирәсендә ике машина бәрелешә. Урынга килгән хокук саклаучылар фаҗига урынын чолгап ала, башка машиналарга бу урынны урап узу өчен шартлар тудыра.

Якынча белешмә буенча, BMW һәм «Лада Веста» машиналары бәрелешкән. «Лада Веста» машинасын йөртүче ир-ат һәм аның 10 яшьлек пассажиры урында ук, ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче үлгән.

«Тагын өч кеше имгәнгән. Бу — „Лада Веста“ машинасында утырып баручы пассажир һәм шул ук машинадагы биш яшьлек бала, BMW 7 машинасындагы пассажир. Алар хастаханәгә алып барышлый үлгән», диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» сайты хәбәр иткәнчә, иномарка белән «Лада» кара-каршы бәрелешкән. «Лада Веста» машинасында ике балалы гаилә бара торган булган. Алар ялга барулары яки ялдан кайтып килүләре ихтимал. Авариядә аларның берсе дә исән калмаган, диелә бу хәбәрдә.

«Машина йөртүче белән ун яшьлек малай урында ук үлә. Биш яшьлек бала белән аның анасын ашыгыч ярдәм машинасы хастаханәгә алып китәләр. Тик алар икесе дә юлда үлә. Иномаркада ике кеше барган, алар икесе дә олылар. Иномарка йөртүчесе исән, аның пассажиры җитди имгәнгән, ул да хастаханәгә барышлый үлгән», дип хәбәр итә «КП» сайты.

РЕН ТВ каналы мәрхүмнәрнең исемнәрен хәбәр итте.

1. Д. Тарасов, 1983 елда туган.

2. 2007 елда туган бала.

3. Ю. Тарасова, 1984 елда туган.

4. 2015 елда туган бала.

5. Н. Кудишин, 2001 елда туган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100