news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара юлында фура астында калган машинада әтисе, әнисе, үсмер кыз һәлак булган

Hyundai Solaris автомобиле изелеп беткән диярлек.

news_top
Самара юлында фура астында калган машинада әтисе, әнисе, үсмер кыз һәлак булган
63.мвд.рф

18 мартта иртәнге якта Самара өлкәсенең Красноярский районында М-5 юлының 1062нче километрында коточкыч юл һәлакәте була. Фаҗигадә өч кешелек гаилә үлә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, Hyundai Solaris автомобиле йөк машинасы астына килеп кергән.

«Җиңел машинада ир белән хатын һәм аларның 13 яшьлек кызы була. Алар барысы да табиблар килгәнче үлә. Әлеге вакытта йөк машинасын йөртүчесенең хәле турында белешмә юк», — дип сөйләгәннәр ведомствода.

Мәрхүм гаилә башка төбәктән килүче кешеләр була. Урында тикшерүчеләр эшли, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар