Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара юлында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган, нәни кыз гына исән калган

40 яшьлек йөртүче идарә иткән «Лада Приора» кисәк кенә каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасына бәрелгән.

news_top_970_100
Самара юлында өч олы кеше һәм бер бала һәлак булган, нәни кыз гына исән калган
Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте

Самараның Исаклы районында авариядә дүрт кеше үлгән, тагын бер кеше имгәнгән. Бу турыда өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

14 гыйнварда кичке җиденче яртыларда «Лада Приора» автомобиле ярымприцеплы Mercedes машинасына бәрелә. Фаҗига М5 «Урал» юлының 1157 нче километрында була. 

Якынча белешмә буенча, аварияне җиңел машина йөртүче китереп чыгарган. Бу машинада биш кеше булган.

«Лада Приора» Самара ягыннан Уфага таба бара. Бер мизгелдә ул каршы як полосага чыга. 40 яшьлек йөртүченең әлеге маневры фаҗигагә китерә. Ул үзе дә, өч пассажиры да үлә. 39 яшьлек хатын, 7 яшьлек кыз бала урында ук үлә, 19 яшьлек кыз хастаханәгә барышлый вафат була. Җиңел машинада баручы пассажирлар арасыннан 8 яшьлек кыз бала исән кала, ул имгәнә, хастаханәдә ята. Йөк машинасының йөртүчесенең хәле турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100