Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара юлында авариядә җиде кеше - ике кыз һәм биш егет һәлак булган

8 март иртәсендә трассада Volkswagen Tiguan һәм Isuzu машинасы бәерелешә.

news_top_970_100
Самара юлында авариядә җиде кеше - ике кыз һәм биш егет һәлак булган
63.мвд.рф

Бүген, 8 март, иртәсендә Самара-Тольятти юлында Красноярск районында Volkswagen Tiguan автомобиле һәм Isuzu йөк машинасы кара-каршы бәрелешә. Фаҗигадә җиде кеше — ике хатын-кыз һәм биш ир-ат берьюлы һәлак була. Бу турыда Самара.Онлайн хәбәр итте.

Мәрхүмнәрнең шәхесләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый. LifeShot басмасы белешмәсе буенча, мәрхүмнәрнең иң олысына 24 яшь, иң кечесенә 17 яшь була. Volkswagen салонында 23, 22 һәм 18 яшьлек егетләр, 17 һәм 24 яшьлек кызлар була. Калган мәетләрнең шәхесен ачыклау бара, диелә хәбәрдә.

Фаҗига Курумоч бистәсе янында була. Урынга бик күп шаһитлар, авария корбаннарының туганнары җыела, алар күз яшьләрен тыеп тора алмый.

«Туганнары һәм якыннары күз яшьләрен тыеп тора алмый. Алар фаҗигагә ышанып та җитми әле. Бик күп кеше җыелды», — дип сөйләгән сайт хәбәрчесе.

«Якынча версия буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан. Volkswagen йөк машинасына кара-каршы бәрелгән», — дип сөйләгәннәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсендә.

Мәрхүмнәр барысы да җиңел машинада була, йөк машинасын йөртүче зыян күрми.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100