Самара юлында авариядә өч кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән
Үлүчеләр арасында ике бала, имгнүчеләр арасында бер малай бар.
Самара юлында авариядә өч кеше һәлак булган, тагын җиде кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
26 июньдә төнге унбер тулганда Герасимовка һәм Дальний арасындагы юлның икенче километерында ике җиңел машина бәрелешкән.
Ике бала һәм бер олы кеше урында ук үлгән. Имгәнгән җиде кеше арасында бер малай бар. Аларны хастаханәгә озатканнар.
Соңрак «Комсомольская правда» хәбәр иткәнчә, авариядә зыян күрүчеләр саны унга җиткән.
Авария Алексеевский районында «Самара-Оренбург — Герасимовка» юлында Алексеевский районында була. Биредә «Хендай солярис» һәм «Хендай Санта фе» бәрелешә.
Бәрелешү бик каты булган, машиналар изелеп диярлек беткән, диелә хәбәрдә.