Самара янындагы коточкыч һәлакәттә дүрт Татарстан кешесе үлгән
"Урал" М5 трассасында "Лада Приора" белән "Вольво" йөк машинасы бәрелешкән.
5 февральдә булган коточкыч һәлакәт турында бүген "Лениногорск хәбәрләре" яза.
Авария нәтиҗәсендә Леногорскидан дүрт кеше һәлак булган. Шуларның берсе - Шөгер урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы. "Лада Приора" йөртүчесе җитди имгәнгән, дип хәбәр иткән Эчке эшләр министрлыгының Лениногорски буенча идарәсе матбугат хезмәте.