news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара татарлары истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре чыгарды

news_top
Самара татарлары истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре чыгарды
Фото "Бердәмлек" газетасы редакциясе рөхсәте белән куела.

Самара өлкәсендә «Татар календаре» чыкты. Бу турыда «Бердәмлек» газетасы хәбәр итә.

Татарлар тормышындагы истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре «Самар татарлары» журналының еллык кушымтасы булып тора. Ул халкыбызның танылган вәкилләренең юбилей көннәрен, дөньяви һәм дини бәйрәмнәр үткәрү даталарын, өлкәдә эшләп килүче дини һәм мәгариф учреждениеләре белешмәлеген (справочник), милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, милли массакүләм мәгълүмат чаралары, сайтлар исемлеген һәм башкаларны үз эченә ала.

Әлеге өстәл календаре 2015 елдан бирле нәшер ителә. Аны булдыруда танылган журналистлар һәм туган якны өйрәнүчеләр хезмәт куя. Алар арасында – Шамил Хәйдәр улы Галимов, Рәшит Мигъдәт улы Шакиров, Данияр Ирек улы Сәйфиев.

Нәширләр, тиражны Самара шәһәренә китерүне оештырырга ярдәм иткәне өчен, Шәүкәт Мингачевка зур рәхмәт белдерәләр, диелә хәбәрдә.

Фото: © «Бердәмлек» газетасы редакциясе рөхсәте белән куела

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар