news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара Тарихи мәчетенең 135 еллыгын бәйрәм итәләр

news_top

Быел Самараның Тарихи мәчете үзенең 135 еллыгын билгеләп үтә. Аның тарихы 1891 елда башланган. Шушы еллар дәвамында мәчет гыйбадәт кылу урыны гына түгел, мәгърифәт һәм хәйриячелек үзәге дә булган. Биредә мәктәп, мәдрәсә, китапханә һәм хәйрия җәмгыяте эшләгән. Бу турыда «Самар татарлары» сайты хәбәр итте.

Бина дин тотучыларга кайтарылганнан соң, мәчеттә зур күләмле реставрация эшләре башкарылган. Алар 2022 елда тәмамланган. Хәзер тирә-ягын төзекләндерү эшләре дәвам итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар