news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә завод шартлаган, алты кеше һәлак булган

news_top

Самара өлкәсенең Чапаевск шәһәрендә шартлаткыч матдәләр җитештерә торган «Промсинтез» заводында шартлау булган. 6 кешенең гомере өзелгән.

«Чапаевскида «Промсинтез» заводында шартлау булды, 6 кеше һәлак, 2се җәрәхәтләнгән», – дип яза ТАСС.

Гадәттән тыш хәл техник торбаны кискән вакытта килеп чыккан, торбада калган газ шартлаган. Кайбер мәгълүматлар буенча, заводта азот тутырылган торба шартлаган булырга мөмкин.

Төрле чыганаклар хәбәр итүенчә, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча Баш идарәсендә әлегә бу хәлгә кагылышлы мәгълүмат бирмиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар