Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сидр эчеп үлгән Йосыф белән Гөлфиянең мәетләрен беренче булып студент кызлары күргән

news_top_970_100

Самарада «Мистер Сидр» эчеп агуланып үлгән тагын 2 кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта 63.RU сайты яза.

«48 яшьлек Йосыфның һәм 47 яшьлек Гөлфиянең мәетләрен студент кызлары тапкан. Вафат булган ир белән хатын 4 июньнән бирле шалтыратуларга җавап бирмәгән. Кичә ул әти-әнисе янына барырга уйлый, тик аларны үле килеш таба. Өйдә алкогольдән бушаган шешә табыла – бу «Мистер Сидр» булган булырга мөмкин. Моннан тыш, тикшерүчеләр ачылмаган шешә дә тапкан. Сыеклыкны экспертизага җибәргәннәр», – дип хәбәр итә Baza «Телеграм» каналы.

63.RU сайты Самара өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгыннан мәгълүмат сораган. Ведомство вәкилләре һәлак булучылар саны артуын раслаган.

Шулай ук зыян күргән 14 кеше хастаханәдә ята.

«11 пациент авыр хәлдә. 3 кешенең хәле уртача авырлыкта. Табиблар пациентларның сәламәтлеген һәм гомерен саклап калу өчен барын да эшли. Әгәр бу көннәрдә сидр эчкән булсагыз һәм күңел болгану, косу, кан басымы төшү яки күтәрелү, күз күреме начарлану кебек агулану билгеләре күзәтелсә, кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итегез», – диде Самара өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Армен Бенян.

Самарада җитештерелгән сидр белән агулану турында беренче хәбәрләр 5 июньдә Ульяновск өлкәсендә чыкты. 24 кеше: Ульяновск өлкәсендә – 18, Самара өлкәсендә – 4, Түбән Новгород өлкәсендә 2 кеше һәлак булды. Шулай ук Удмуртиядә яшәүчеләр дә агуланган.

«Мистер Сидр» эчемлеген Самара өлкәсенең Винтай бистәсендәге заводта җитештергәннәр. Соңыннан продукцияне якын-тирә төбәкләргә таратканнар.

Тикшерүчеләр предприятиедә төшерелгән видеолар белән уртаклашты. Тикшерүчеләр эчемлек җитештерүчеләрне кулга алган. Ул Самара өлкәсеннән бер эшмәкәр булган.

Сидрның «хуҗасы», эшмәкәр Анар Гусейнов

Фото: © «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «ЧП | Новости | Крым - подпишись» төркеме

Бу эчемлеккә ниндидер юл белән метанол (техник спирт) эләккән булырга мөмкин. Тагын бер версия – эчемлектә этиленгликоль булу.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100