Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә Макеевкадагы фаҗигадә һәлак булучыларны җирләгәннәр

news_top_970_100

Бүген Самара өлкәсендә Яңа ел төнендә Макеевкада ракета һөҗүменнән һәлак булган сугышчыларны җирли башлаганнар.

Яңа ел төнендә Донецк янындагы Макеевка шәһәре училищесы бинасы утка тотыла. Америкада ясалган Хаймарс райкеталары белән аттырганда 89 кеше һәлак була. Аларның күпчелеге – Самара өлкәсеннән мобилизацияләнгәннәр. 45 яралы бүген Самара госпиталенә кайтарылды.

Безенчук районы башлыгы Владимир Аникин хәбәр итүенчә, Васильевка авылында Дмитрий Каткасовны җирләгәннәр. Ул, Россия президенты фәрманы белән, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнгән.

«Дмитрийны соңгы юлга озатырга Васильевка авылындагы бөтен халык, классташлары, дуслары, хезмәттәшләре килде. Барысы да аның ачык, гадел, тәртипле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер егет булуын билгеләп үтте. Андый егетләрне югалту авыр. Дмитрий – чын каһарман! Аңа мәңгелек дан, туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре», – ди район башлыгы.

Россия чик сакчылары берлеге тагын бер кешенең – Никита Курунтяевның Елховкада җирләнүен хәбәр итә. Аның әтисе Иван Курунтяев чик сакчыларының Тольятти шәһәрендәге берлеге җитәкчесе булган. Аның 2 баласы ятим калган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Муз юк 😭😭😭😭😭😭
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100