news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган

news_top
Самара өлкәсендә коточкыч авариядә өч кеше һәлак булган
https://vk.com/wall-76498312_22695

Самара өлкәсендә юл һәлакәтендә өч кеше үлгән. Бу турыда Самара буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 17 июльдә 06.30 сәгатьтә М5 «Урал» трассасына була. Skoda Rapid машинасы Самара ягыннан Уфага таба бара. Аны 74 яшьлек ир-ат идарә итә. Билгесез сәбәпләр аркасында, бу машина каршы як полосага чыга һәм Fiat фургонына бәрелә. Фургон белән 50 яшьлек ир-ат идарә итә.

Авариядә Skoda йөртүчесе, аның ике пассажиры үлә. Пассажирлар – 46 яшьлек хатын-кыз һәм 43 яшьлек ир-ат арткы утыргычта булган. Алгы утыргычтагы 69 яшьлек пассажир хатын-кыз имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.

Fiat йөртүчесе һәм пассажиры имгәнмәгән.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар