news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә фаҗига: дүрт кеше һәлак булган

news_top
Самара өлкәсендә фаҗига: дүрт кеше һәлак булган
Фото: https://t.me/samara_proc/2596

Узган төндә Самара өлкәсендә М-5 «Урал» трассасында авариядә 4 кеше һәлак булган, 1 кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Төбәк прокуратурасы белешмәсе буенча, 00.22 сәгатьтә М-5 «Урал» юлының 1115 нче километрында Суходол торак пункты янында 2 машина бәрелешкән.

Ведомство хәбәр иткәнчә, авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм 2 пассажиры, «Газель» пассажиры һәлак булган, йөртүчесе имгәнгән, аны хастаханәгә илткәннәр.

Җиңел машинага ут капкан, диелә Самара прокуратурасының телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар