Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә Чапаевка елгасы аша тимер юл күперендә шартлау булган - База

news_top_970_100
Самара өлкәсендә Чапаевка елгасы аша тимер юл күперендә шартлау булган - База

Самара өлкәсендә Чапаевка елгасы аша тимер юл күперендә шартлау булган дип яза Baza телеграм-каналы. Күпер шәһәргә кергәндә, Звезда бистәсе белән Чапаевск шәһәре арасында.

Билгесез кешеләр иртәнге сәгать алтыда тимер юл күперенең терәгендә шартлау оештырган. Сызраньнан Самарага таба бара торган поездлар туктатылган. Телеграм-каналларда электричкаларның бер сәгатьтән артык туктап торуы турында язалар. Махсус хезмәтләр чакырылган.

Социаль челтәрләрдә шартлауның бик көчле булуы, автомобильләрдә сигнализация эшли башлавын язалар. Корбаннар һәм каза күрүчеләр юк.

Мэш каналы язуынча, күпер җимерелмәгән, әмма терәк куелган урынында күпер нигезе басылган. Металл конструкцияләргә зыян килгән.

Соңрак мэш каналы шартлауның 5:55 булуын хәбәр итте. Бетон конструкцияләрдә үзгәрешләр юк, металлконструкцияләр һәм терәкләргә зыян килгән. Тимер юл шул килеш. Хәзер күпернең поездларны чыдата аламы-юкмы икәнен тикшерәләр, юл ябык. Хәзерге вакытта 5 поезд туктап тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100