news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә бомба шартлаган күпер янында тагын ике шартлаткыч табылган

news_top
Самара өлкәсендә бомба шартлаган күпер янында тагын ике шартлаткыч табылган

Самара өлкәсендә бүген күпердә шартлау булганын язган идек. Шул ук тимер юлда тагын 2 шартлаткыч җайланма табылган, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Самара өлкәсендә Чапаевка елгасы аша тимер юл күперендә шартлау булган

Алар күпердән якынча 25 км ераклыкта Безенчук бистәсе тирәсендә һәм күпердән 10 км ераклыкта Чапаев районы Нагорный бистәсе тирәсендә табылган.

Бүген иртәнге 6:30 сәгатьтә билгесез кешеләр кулдан ясалган шартлаткыч җайланма белән Звезда – Чапаевск арасындагы күпнең терәген шартлата. Шаһитлар әйтүенчә, күпернең терәгенә һәм юлларга зыян килмәгән. Күпернең тимер конструкцияләре һәм коймалары зарарланган. Зыян күрүчеләр юк. Тимер юл составларының бер өлешен Жигулевск аша җибәргәннәр. Пассажирларны Самарага кадәр автобусларда алып барганнар.

Чапаевка аркылы салынган күпердә шартлау урынында тагын бер шартлаткыч җайланма табылган. Аны зарарсызландырганнар. Фотоларны Дәүләт Думасы депутаты Хинштейн чыгарган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар