Самара өлкәсендә БПЛА һөҗүме вакытында шәхси торак йортларга зыян килгән. Бу хакта төбәк губернаторы Вячеслав Федорищевка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.
«Бүген төнлә төбәк территориясе өстендә дошман БПЛАлары юк ителде. Якынча мәгълүматлар буенча, һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Әмма шәхси йортларга зыян килгән», – дип язды Федорищев МАКСта.
Губернатор билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта вакыйга урыннарында ашыгыч хезмәтләр эшли.