Самара өлкәсендә яшь егет һәм аның сөйгән кызы янгында пешеп беткән
Шәхси йортта янгынны егет үзе сүндермәкче булган.
14 майда Сызрань шәһәрендә шәхси йортта янгын вакытында 21 яшьлек егет һәм ул очрашып йөри торган 19 яшьлек кыз пешеп бетә. Аларның хәле авыр була. Башта аларны биредәге хастаханәгә китерәләр, аннары санавиация вертолеты белән Самарага илтәләр. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.
Канал хәбәрчесе егетнең туганнары белән аралашкан. Самара табиблары егет белән кызны дәвалый һәм аларның хәле стабильләшкән. Якыннары сүзләренчә, «могҗиза булган». Алар үзләренә ярдәм иткән бар кешегә дә рәхмәт белдерә.
Якынча версия буенча, янгын котельнаяда башлана. Биредә зур булмаган газ баллоннарына ут каба. Янгын бик тиз тарала. Коткаручылар килгәнче, егет янгынны үзе сүндерергә тырыша. Ләкин ул үзе дә бик җитди имгәнә.
Йортка зур зыян килә, түбәсе янып бетә.
Хәзер битараф булмаган кешеләр ярдәме белән бу гаиләгә матди ярдәм җыялар.