Самара өлкәсендә янгыннан соң бистәдәге урамнан хәрабәләр генә калган
Алты торак йорт янып көлгә әверелгән.
Самара өлкәсенең Гвардейцы авылында бүген 14 корылма янып беткән. Янгын коры үләнгә ут төртү аркасында килеп чыккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Янгыннан соң бистәдәге урамнан хәрабәләр генә калган. Йортлар бөтенләй янып беткән. Биредә янгын сүндерүчеләр эшли, алар йортларга су сибүне дәвам итә.
Биредә алты шәхси йорт, бакча участокларында сигез корылма янып беткән. Янгын мәйданы 750 квадрат метр булган. Бер кеше имгәнгән, диелә хәбәрдә.