Самара өлкәсендә янгында әти кеше өч баласын коткарган, тагын өч баласы һәлак булган
Күп катлы йортның беренче катындагы фатирда 2021, 2014 һәм 2018 елда туган балалар үлә.
Самара өлкәсендәге Ольгино авылында янгында өч бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, янгын схбәпләрен ачыклыйлар, җинаять эше ачылган.
Безенчук районындагы Ольгино авылында янгын узган төндә була. Күп катлы йортның беренче катындагы фатирда әһберләргә ут каба.
Биредә 2021, 2014 һәм 2018 елда туган балалар үлә. Әти кеше тагын өч баласын коткарып кала, диелә хәбәрдә.