Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә унике кеше үлгән авариядә исән калган нәни бала сукырайган

1 яшь 8 айлык бала уенчыкларын капшап эзләп таба.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә унике кеше үлгән авариядә исән калган нәни бала сукырайган
https://samara.sledcom.ru

29 гыйнварда Сызрань шәһәре янында трассада йөк машинасына бәрелеп, һәлакәткә очраган автобуста имгәнгән иң кечкенә баланың күзләре сукырайган. Баланың анасы Елизавета сүзләренчә, нәни Дима хәзер күрми. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Димага бер яшь сигез ай. 19 февральдә аның колаклары һәм күзләре белән проблемалары булу турында әбисе сөйләгән булган. Бала әбисе белән Самара хастаханәсендә ята, аны гомуми палатага күчергәннәр инде.

«Авариядән соң беренче көннәрдә улым яңа туган бала кебек иде. Бер атна чамасы ул комада булды, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырдылар Хәзер табиблар аны комадан чыгарды. Бала белән хастаханәдә минем әти-әнием тора. Аларның сүзләренчә, Диманың колаклары ишетү белән проблема бар, күзләре күрми, ләкин аның ис тою хисе бик нык көчәйде. Ул уенчыкларны тотып карап таба, кисәк кенә көлә башларга мөмкин», — дип сөйләгән Елизавета 63.RU сайтына.

Табиблар сүзләренчә, әлеге проблемалар вакытлыча булуы ихтимал Бу — авария, стресс, травма нәтиҗәләре. 

Белгечләр Диманың баш мие имгәнүен һәм баш миенә кан савуын ачыклаган. 

Елизавета үзе дә авариядә имгәнгән. Аны Пирогов исемендәге хастаханәгә китергәннәр. Елизаветаның үпкәсе тишелү, кабыргалары сынуы, аяклары имгәнү ачыкланган. Хәзер ул үзен яхшы хис итә һәм хастаханәдән чыгарга җыена. 

  • 29 гыйнварда Сызрань шәһәреннән Ульяновск өлкәсенә таба бара торган микроавтобус йөк машинасына бәрелә. Йөк машинасы микроавтобус каршында юлга аркылы баса. Шуннан соң автобус йөк машинасы прицебына бәрелә. Авариядә 12 кеше һәлак булды. Микроавтобус тимер өеменә әверелгән. Имгәнгән кешеләрне санавиация ярдәмендә хастаханәгә алып киткәннәр, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100