news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә ике көн рәттән буран котыра

Самара мэриясе мәгълүматы буенча, соңгы ике көндә айлык явым-төшемнең 94 проценты кадәр кар яуган.

news_top
Самара өлкәсендә ике көн рәттән буран котыра

Самара өлкәсендә ике көн рәттән буран котыра. Синоптиклар шторм турында игълан иткән. Бу турыда Самара.Онлайн хәбәр итте.

23 мартта иртә белән Самара шәһәренең юлларында 10 баллы бөкеләр хасил булган.

Җәмәгать транспорты эшчәнлеге бозылган. Түрәләр шәһәр халкыннан гафу үтенә. «Мондый һава торышы булганда, кызганычка, җәмәгать транспорты хәрәкәтендә тоткарлыклар булмый калмый. Уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез», — ди алар.

Шәһәрдә трамвайлар туктап калган.

Зур йөк машиналарын йөртүчеләр «100 км чамасы бөке хасил булуын» әйтәләр.

«Самарада Мәскәү шоссесында бик зур бөке, кар аз яуса да, шәһәргә кереп булмый», — дип яза шаһитлар.

Синоптиклар шторм куркынычы турында кисәтү игълан иткән. Буран булганда күз күреме 500-1000 метр булыр дип фаразлыйлар. Җил тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре, диелә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Самара өлкәсе буенча идарәсе хәбәрендә.

Махсус техника да кар көртендә батып калган. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

Синоптиклар фаразынча, Самара өлкәсендә буран 25 мартка кадәр дәвам итүе ихтимал. Бу турыда «Самара» тедевидениесе хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар