Самара өлкәсендә грипптан ике кеше үлгән
Самара өлкәсендә грипптан ике кеше үлгән
Самара өлкәсендә бер атнада ОРВИ һәм гриппны 9727 кеше йоктырган, шуның биш меңгә якыны - Самара кешеләре, дип хәбәр итә http://syzran-small.ru сайты.
Грипп вируслары арасында Н1N1 - "дуңгыз гриппы" һәм Н3N2 - "Гонконг" грипплары күбрәк.
52 яшьлек ике хатын-кыз грипптан һәлак булган. Самарадагы җиде мәктәптә карантин игълан ителгән.