Самара өлкәсендәге авылда унбер йорт берьюлы янып беткән
Йөзләп кеше йорт-җирсез калган.
Самара өлкәсендәге Яицкое авылында 26 майда коточкыч янгын була. Иртәнге сигезенче яртыларда башланган янгын Кашира урамындагы берничә йортны юк итә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Якынча версия буенча, ут таушалган электр үткәргеләреннән чыккан булуы ихтимал. Шулай итеп унбер йорт янып бетә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе җитәкчесе Олег Бойко шул хакта сөйләгән.
Йортлар бик якын урнашкан, җил бик көчле булган. Шуңа күрә ут йорттан-йортка бик җиңел генә күчеп барган.
Бистәгә коткаручылар килеп җиткәндә инде унбер йорт та яна торган булган. Янгын 1 мең квадрат метрга таралган. Янгын сүндерүчеләр утны туктата, тик агач йортларның күбесен саклап калып булмый.
Волжский районының янгын күзәтчелеге белгечләре фаразлаганча, ут электр үткәргече ватык булганга башлана. Йортларның берсендә тарттырылган түшәмгә ут каба.
Янгында имгәнүче кешеләр юк. Йөзләп кеше йорт-җирсез калган, аларны вакытлы пунктларга урнаштырып торганнар.