Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә бер хатынны үтереп, мәетен дуңгызларга ашарга биргәннәр

Мәрхүмә хатынның киемнәрен яндыралар.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә бер хатынны үтереп, мәетен дуңгызларга ашарга биргәннәр
https://pixabay.com

Самара өлкәсендә яшәүче өч кешене хөкем итәләр. Алар бер хатынны вәхшиләрчә үтерүдә һәм аның мәетен дуңгызларга ашатырга маташуда гаепләнә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән Самара.Онлайн яза.

Тикшерү версиясе буенча, былтыр апрель аенда Елшанка авылында дүрт кеше шәхси йортта хәмер эчеп утыра. Ир-атларның берсе дус хатыны белән талаша башлый. Алар дуңгызчылык фермасына ягына таба китә, талаш шунда дәвам итә.

Юлда барышлый ир-ат хатынга пычак белән ташлана. Ул хатынга кимендә өч тапкыр пычак кадый. Хатын урында ук һәлак була.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат бу турыда бергә яши торган хатынына һәм тагын бер таныш ир-атка сөйли. Таныш ир-ат үтерүне яшерергә тәкъдим итә. Алар мәрхүмә хатын мәетен дуңгыз фермасы коймасы эченә ыргыталар. Алар мәетне дуңгызлар ашап бетерер дип өметләнә. Үтерү коралын яшерәләр, мәрхүмә хатынның киемнәрен яндыралар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100