Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә бер хатынны энә белән кадап үтергәннәр

Хатынның элеккеге ире баласы белән күрештерүгә каршы булган.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә бер хатынны энә белән кадап үтергәннәр
https://pixabay.com/

Самара өлкәсендә 31 яшьлек хатын һәлак булган. Аны туганнары йорт подъездында табып ала, хатын исерек дип уйлыйлар. Бу фаҗига турында КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Хокук саклаучылар килгәндә, хатынның мәете элеккеге иренең фатирында була. Бу фатирда яшәүче гаилә әгъзалары сүзләренчә, хатынны подъездда тапканнар һәм өйгә алып кергәннәр. Хатынның тәнендә бер травма да күренми. Туганнар аны исерек дип уйлый. Чөнки моңа кадәр ул алкоголизмнан дәваланган булган.

Медэкспертлар хатын үлеменең сәбәпләрен ачыклый. Алар мәрхүмәнең муенында кечкенә генә тишек күреп ала. Муенда энә белән ясалган тишемнең диаметры 3,5 мм була. Энә хатынның йөрәк капчыгын тишеп кергән.

Хатын үлеменнән соң җинаять эше ачылган. «Волга Ньюс» сайты хәбәр иткәнчә, хокук саклаучылар ике кешедән шикләнә. Алар - мәрхүмәнең элеккеге ире һәм элеккеге кайнатасы. Хатынның ире белән мөнәсәбәтләре начар була, кайната исә моңа кадәр дә хөкем ителгән кеше.

Хатынның үз туганнары сүзләренчә, аны өйдә күп тапкыр кыйнаганнар, ул полициягә гаризалар да язган. Ләкин аннары гаризасын кире ала торган булган.

Мәрхүмә хатын иреннән качып китәргә теләгән дигән мәгълүмат та бар, ләкин ире аны кабат өйгә кайтарган.

Соңрак бу хатын ире белән аерылышкан. Аңа ике атнага бер тапкыр кызы белән күрешергә рөхсәт иткәннәр. Ләкин баланың атасы моңа комачаулаган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100