Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә автобус белән авариядә ун кеше үлгән

Йөк машинасы белән автобус бәрелешкәч, ундүрт кеше имгәнгән.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә автобус белән авариядә ун кеше үлгән
https://samara.sledcom.ru

Бүген, 29 гыйнварда, кичке якта М-5 трассасының 878 нче километрында Сызраньга таба бара торган автобус йөк машинасы белән бәрелешкән. Якынча белешмә буенча, урында ун кеше һәлак булган, тагын ундүрт кеше имгәнгән. Җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Самара өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хәзерге вакытта авария урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. 

Фаҗига кичке җиде тирәсендә Заборовка авылы янында була. Бер версия буенча, машина йөртүче DAF фурасы белән идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Фура Сызраньга таба бара торган Citroen микроавтобусын һәм Chevrolet Niva машинасын бәрдерә. Башка белешмә буенча, авария маршрутка йөртүчесе аркасында килеп чыккан. Ул куркыныч урында узарга чыккан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Микроавтобус тимер өеменә әверелгән. Имгәнгән кешеләрне санавиация ярдәмендә хастаханәгә алып киткәннәр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100