Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Самара өлкәсендә авариядә әтисе, әнисе, нәни кыз, олы кыз һәм аның егете үлгән

Каршы якка чыккан иномарка аркасында, алты кеше берьюлы һәлак була.

news_top_970_100
Самара өлкәсендә авариядә әтисе, әнисе, нәни кыз, олы кыз һәм аның егете үлгән
Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

6 майда кич белән Самара өлкәсенең Красноярск районында коточкыч юл һәлакәте була. Самара-Димитровград трассасының 74нче километрында «Шевроле Круз» һәм «Киа Серато» машиналары бәрелешә. Бу турыда Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Авариядә алты кеше берьюлы һәлак була. Аларның берсе бала икәне билгеле. Бер кеше ашыгыч ярдәм машинасында вафат.

Хокук саклаучылар мәгълүматы буенча, «Киа» белән идарә итүче 39 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм «Шевроле»га бәрелә. «Шевроле» белән 41 яшьлек ир-ат идарә итә.

«Киа» машинасы узарга ярамаганлыгын кисәтә торган юл билгесе куелган урында каршы як полосага чыга. Авариядә «Шевроле» машинасында булган бише кеше, шул исәптән 7 яшьлек кыз бала урында ук һәлак була. «Киа» машинасының йөртүчесе ашыгыч ярдәм машинасында үлә, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак мәрхүмнәр арасында кияү белән кәләш булуы да ачыклана. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

«Шевроле» машинасында баручылар бер гаилә кешеләре була. Бу — әтисе белән әнисе, аларның ике кызы, 20 яшьлек олы кызларының кияве, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100