
«Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов «Геройның исемен гаиләгә кайтар» акциясен башлап җибәрде. Ул СССРның төрле төбәкләреннән Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, әмма орден гына алган 7 меңнән артык кызылармияченең һәм офицерның исемен ачыклаган. Шулар арасында 467 кызылармияче-мөселман бар. Аларның 266сы – татар. Исемнәре ачыкланган геройларның күбесе югары бүләккә үлгәннән соң тәкъдим ителгән, шуңа күрә туган җирләрендә һәм гаиләләрендә аларның батырлыгы турында белмиләр. Йөзләгән йолдызсыз геройның исемлекләре Россия төбәкләренә, Казахстанга һәм Кыргызстанга җибәрелгән.
Самара өлкәсеннән герой татарлар
Дәүләтбаев Алимҗан Дәүләт улы, 1923 елда Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Шубино авылында туган. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1941 елның августында Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән. 1943 елның 17 декабреннән Белоруссия фронтында хезмәт иткән. 1944 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия лейтенанты, 14 нче гвардия кавалерия Кызыл Байраклы дивизиясенең 52 нче гвардия кавалерия полкы 82 миллиметр калибрлы минометлар батареясының ут взводы командиры.
Советлар Союзы Герое исеменә 1945 елның 14 февралендә 7 нче гвардия кавалерия корпусы командиры гвардия генерал-лейтенанты Константинов тәкъдим итә. 1945 елның 15 апрелендә Дәүләтбаевның взводы Польшаның Грабен шәһәре тирәсендә көчле ут астында Одер елгасын кичә һәм, төз уты белән, елганы эскадрон белән кичүне һәм көнбатыш ярда плацдармны киңәйтүне тәэмин итә. Аның миномет взводы фашистларның 4 контрһөҗүмен кире кайтара. Дошманның пехота ротасы юк ителә, 2 станоклы һәм 4 кул пулеметының уты туктатыла.
1945 елның 22 февралендә I Белоруссия фронты артиллерия командующие генерал-полковник Казаков Дәүләтбаевны Ленин ордены белән бүләкли.
Нурмөхәммәтов Константин Кирилл улы, 1920 елда Түбән Новгород өлкәсе Гагино районы Ветошкино авылында туган. Татар. Комсомол. 1940 елның 15 маенда Түбән Новгород өлкәсе Гагино районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән. 1942 елның маеннан Төньяк һәм II Украина фронтларында хезмәт иткән.
Гвардия старшинасы, 5 нче гвардия танк корпусының Житомир Кызыл Байраклы 21 нче гвардия танк бригадасы механик-шоферы.
1945 елның 11 февралендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
1945 елның 8 гыйнварында Словакиядәге Комарно шәһәрен азат иткәндә, аның экипажы 3 үзйөрешле коралны һәм 15кә якын гитлерчыны юк иткән. Танкына дошман ут аткач, Нурмөхәммәтов ялгызы калып утны сүндерә һәм машинада сугышуын дәвам итә.
1945 елның 27 апрелендә 5 нче гвардия танк корпусы командиры, танк гаскәрләре гвардия генерал-лейтенанты Савельев Нурмөхәммәтовны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.
Нурмөхәммәтов 1945 елның 19 мартыннан 14 апреленә кадәр Венгрия һәм Австрия территорияләрендәге яуларда танк белән идарә итү үрнәген күрсәткән. Дунай елгасын кичкәннән соң, Венгриянең Текель шәһәре янында танк белән бинаның таш диварын җимергән һәм ротаның калган танклары өчен юл ачкан. Дунай аша күперне саклаучы немец танкларының тылына үтеп кергән һәм аны шартлатканчы алырга ярдәм иткән. Бу яуда аның экипажы 2 пушка, 6 пулемет, 11 автомашина һәм 2 взвод гитлерчыны юк иткән.
1945 елның 21 маенда 6 нчы гвардия танк армиясе командующие танк гаскәрләре гвардия генерал-полковнигы Кравченко Нурмөхәммәтовны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгән.
Усманов Иосиф Хәмидулла улы, 1922 елда Самара өлкәсе Иске Кулаткы районы Яңа Зимница авылында туган. Рязань өлкәсе Ермишино районы Әҗе авылында яшәгән. 1939 елда Рязань өлкәсе Ермишино районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән. 1941 елның июленнән Көнбатыш, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, Төньяк-Кавказ, Воронеж һәм I Украина фронтларында хезмәт иткән. 4 тапкыр яраланган.
1943 елның 2-10 октябрендә Днепр елгасын кичүдә катнашкан. Яраланган килеш яуны җитәкләвен дәвам иткән, рота җитәкчесе буларак Украинаның Киев өлкәсе Переяславль районындагы Григоровка авылын азат иткән. 1944 елның 1 июлендә Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.
Гвардия өлкән лейтенанты, 3 нче гвардия танк армиясенең Фастов Кызыл Байраклы 53 нче гвардия танк бригадасының Т-34 танк ротасы командиры.
1944 елның 17 августында 6 нчы гвардия танк корпусы командиры, гвардия генерал-майоры Новиков Усмановны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән.
1944 елның 12 августында Польшаның Мокре авылы янында дошманның контрһөҗүмен кире кайтарганда Усмановның ротасы, засадада торып, 6 немец танкын юк иткән. Дошманны 150 метрга якын китереп, Усманов танкының уты белән «Тигр» танкын, «Пантера» уртача авырлыктагы танкын, сугыш кирәк-яраклары төялгән 2 автомашинаны һәм 20гә якын гитлерчыны юк иткән.
Оглендув авылы өчен көрәштә алга чыккан һәм үз расчетында югалтуларсыз уртача авырлыктагы танкны һәм 15кә якын гитлерчыны юк иткән.
Усмановның батырлыгы һәм осталыгы полкташларына Висла елгасын кичәргә генә түгел, аның көнбатыш ярында плацдармны саклап калырга да ярдәм иткән.
1944 елның 24 августында 3 нче гвардия танк армиясе командующие, гвардия генерал-полковнигы Рыбалко Усмановны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгән. Усманов шулай ук 1985 елның 6 апрелендә I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Фәттәхетдинов Хафиз Фәттәхетдин улы, 1921 елда Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Өчкүл (Трехозерки) авылында туган. ВКП(б) әгъзалыгына кандидат. 1940 елда Кызыл Октябрь районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән. Төньяк-Көнбатыш һәм Сталинград фронтларында хезмәт иткән.
Капитан, 15 нче гвардия укчы дивизиясенең 762 нче истребитель танкка каршы артиллерия полкының 4 нче батарея командиры.
1943 елның 30 гыйнварында 762 нче истребитель танкка каршы артиллерия полкы командиры, подполковник Яковлев Фәтхетдиновны, һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән.
1943 елның 14 гыйнварында Сталинград (хәзерге Волгоград) шәһәре янындагы Басаргино разъездын азат иткәндә, Фәттәхетдинов үзе белән корал һәм расчетлы (барлыгы 10 кеше) пулемет алып дошман тылына бәреп керә һәм 400гә якын гитлерчыны юк итә. Яу азагына таба гвардиячеләрнең төп көчләре килеп җитә һәм 300 фашистны әсирлеккә ала. Капитан үзе бу яуда һәлак була. Фәттәхетдинов Волгоград шәһәрендә, «Һәлак булган көрәшчеләр мәйданы»ндагы скверда җирләнгән.
СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1943 елның 19 июнендә, үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнгән.
Түбән Новгород өлкәсе Хәтер китабында, 8 нче томның 348 нче битендә телгә алынган, һәлак булган урыны, бүләкләре күрсәтелмәгән, һәлак булган көне дөрес язылмаган.
Хөсәенов Госман Хәсән улы, 1916 елның 20 сентябрендә Самара өлкәсе Ставрополь районы Татар Выселкасы авылында туган. ВКП(б) әгъзасы. 1938 елның 5 сентябрендә Ставрополь районы хәрби комиссариаты мобилизацияләгән.1941 елның сентябреннән Волхов һәм I Украина фронтларында 114 нче укчы дивизиядә, 4 нче аерым уку танк полкында хезмәт иткән.
1944 елның 11 гыйнварында Украинаның Житомир өлкәсендәге Петриковцы авылын азат иткәндә аның танкы беренче булып дошманның алгы кырыена бәреп кергән һәм 40ка якын гитлерчыны юк иткән. Шуның өчен ул 1944 елның 25 гыйнварында «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән.
Гвардия кече лейтенанты, 69 нчы механикалаштырылган бригаданың 53 нче танк полкының танк взводы командиры.
1944 елның 20 гыйнварында 59 нчы гвардия танк полкы командиры, гвардия майоры Герасимов Хөсәеновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим иткән.
1944 елның 1 гыйнварында Хөсәенов, 3 нче гвардия армиясенең 9 нчы механикалаштырылган корпусының 59 нчы аерым гвардия танк полкының танк взводы командиры буларак, беренче булып, үзенең взводы белән Украинаның Житомир өлкәсендәге Осыково торак пунктына бәреп кергән һәм дошманның 2 зур авырлыктагы танкын юк иткән. Танк ротасының яраланган командирын алыштырып, Хөсәенов торак пунктны тулысынча азат иткәнче яуны җитәкләгән.
3 гыйнварда Пылыпы авылы янында дошманның 2 танкын һәм 35кә якын гитлерчыны юк иткән. Лейтенант 3 танк белән җитәкчелек иткән һәм фашистларның барлык контрһөҗүмнәрен кире кайтарган.
7 гыйнварда Буряки авылын азат иткәндә, фашистларның контрһөҗүмнәрен кире кайтарганда, Хөсәенов дошманның 2 танкын юк иткән. Танкта сугыш кирәк-яраклары беткәч, лейтенант һөҗүм итүче фашистларны чылбырлы тәгәрмәчләр белән изәргә приказ биргән. Чик саклап калынган.
1944 елның февралендә 3 нче гвардия танк армиясе командующие гвардия генерал-полковнигы Рыбалко Хөсәеновны Кызыл Байрак ордены белән бүләкләгән.
Хөсәенов 1946 елның 15 апрелендә демобилизацияләнгән.
Чыганак: «Миллиард.Татар», Михаил Черепанов язмасы